25 июль көнне Кукмара муниципаль районының «Милосердие» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган " Татарстан- минем горурлыгым!" дип аталган балалар рәсемнәре конкурсы уткәрелде.
Конкурсның максаты - балаларны туган як тарихын өйрәнүгә җәлеп итү, балаларның иҗади сәләтләрен ачу, яшь буында әхлакый тәрбия бирү.
Бу гамәли технология инвалид балаларны тернәкләндерү планында күп кенә мәсьәләләрне хәл итә: толерантлык хисен тәрбияләү, үз төбәгең халыклары мәдәнияте белән кызыксыну, иҗади сәләтләрне үстерү. Һәр бала рәсем аша туган республикага булган мәхәббәтен белдерергә тырышты.
Рәсемнәр төрле һәм матур килеп чыкты.
Хезмәт буенча инструктор: Борковских Асия Кадыйр кызы