Җәй-туктаусыз күңел ачу вакыты. Ел фасылының төп өстенлеге: күңел ачу өчен урамга чыгу да җитә. Безнең барыбызның да ишегалды яки дачасы бар, ә күбрәк кирәк тә түгел. Биредә дә вакытны бик яхшы итеп үткәрергә һәм һәркем өчен чын бәйрәм оештырырга була.
Тренерлар Ганиев Илдар Марселевич, Сәйфетдинов Диас Фирдинантович белән берлектә «Ягуар-2011» хоккейчыларының ата-аналар командасы активистлары тарафыннан 2019 елның 21 июлендә культпоход оештырылды. Әлеге чара «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне» нә багышланган иде, анда балалар һәм ата-аналарның бердәм командасы спорт ярышлары: турникта күтәрелеш, мини-футбол уены, аркан тартышу, таяк белән сикерү эстафетасы, төрле конкурслар, күңелле уеннар үткәрделәр. Ярышның рухы балаларны да, өлкәннәрне дә нык кызыксындыра. Бу чара казанда пешерелгән пылау, мичтә пешергән коймак белән үрелеп барды. Барысы да бик күп позитив алды.