«Күңелле ишегалды» акциясе кысаларында 2019 елның 26 июлендә «Форпост» үзәге һәм «Ялкын» яшүсмерләр клубы белгечләре һәм волонтерлары Кукмара шәһәренең Нур-Баян урамы буенча 42 нче йорт ишегалдында урам уеннары оештырдылар. Чаралар вакытында балаларга күңелсезләнергә туры килмәде. Барысы да МАССАКҮЛӘМ хәрәкәтле уеннарда, команда ярышларында актив катнаштылар.
Соңыннан катнашучылар истәлекле бүләкләр, бик күп позитив һәм яхшы кәеф алдылар, спорт энергиясе, күңел ачу һәм файдалы итеп үз вакытларын урамда үткәрделәр!