Купка авылы китапханәчесе «Ромашка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән язучының төрле китаплары буенча әңгәмә үткәрде. Моннан тыш, балалар яраткан әсәрләрен белү буенча әдәби конкурсларда бик теләп катнаштылар. Ә балалар, үз чиратында, яхшы һәм пөхтә укучылар булырга һәм еш кына «Китап хәзинәләре патшалыгы»на кунакка килергә сүз бирделәр.