Ул урып-җыюны оештыру, уҗым культураларын чәчү һәм туфрак эшкәртү мәсьәләләренә багышланган иде
Кукмарада урып-җыюны оештыру, көзге культураларны чәчү, туфрак эшкәртү буенча республика зона семинары үткәрелде.
Анда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Илдус Габдрахманов, Тәлгать Таһирҗанов, Кукмара, Тәтеш, Чистай, Актаныш районнарының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчеләре, агрономнар, механизация буенча консультантлар чакырылган иде.
Семинарда катнашучылар тәҗрибә участогында булып, үсемлекләрнең торышы, аларның үсеш үзенчәлекләре белән таныштылар. Көзге чәчүгә әзерлек алдыннан үсемлекләрнең кайсы сортларына өстенлек бирергә һәм нинди агроматериаллар кулланырга кирәклеге турында сөйләштеләр. Техникалар ярдәмендә туфрак эшкәртү үзенчәлекләрен күрсәттеләр.
фото: Ризилә Корбанова/ "Хезмәт даны"