Гөлләргә, бакча чәчәкләренә мөкиббән китмәүчеләр сирәктер ул. Тәрәз төпләрен балкытып утыручы төрле төсле яраннар, бакча тутырып үскән питуния, кашкарыйлар аерча күзне иркәли. "Чәчәк бәйрәме"ндәге матурлыкка да сокланмау мөмкин түгел иде. Көн яңгырлы булуга карамастан, мәктәпләр, бюджет оешмалары, чәчәк сөючеләр үзләренең экспозицияләрен алып килгәннәр. Ни генә юк анда! Һәркем тырышып әзерләнгән, чәчәкләрдән Россия һәм Татарстан флагын, 2013 елда узачак Универсиаданың эмблемасы - кечкенә Юнины гәүдәләндергәннәр. Ядегәр урта мәктәбе коллективының ромашка чәчәгеннән ясалган эте, Зур Сәрдек гимназиясенең чәчәккә төренгән аюы, Кукмара 1нче гимназиясе, Байлангар, Кәркәүч, Түбән Өскебаш, Сәрдекбаш, Кукмара 3нче урта мәктәпләренең күргәзмәләре аеруча игътибарга лаек иде.