«Минем китапханәдә Татар китап нәшриятының иң борынгы китабы» дип исемләнгән тематик акция кысаларында Кукмара үзәкләштерелгән китапханәләр системасы китапханәләрендә татар китап нәшриятының 100 еллыгына багышланган китап күргәзмәләре оештырылды.
Күргәзмәләрдә район китапханәләрендә булган иң башлангыч басмаларның китаплары урын алды. Китапханә хезмәткәрләре китап күргәзмәләренә күзәтү үткәрделәр, анда укучыларны татар язучыларының 1940-1978 елларда дөнья күргән уникаль китаплары белән таныштырдылар. Безнең китапханәләрнең иң борынгы китаплары-Гази Кашшафның "Шәриф Камал", (1940), А. С. Пушкинның "сайланма әсәрләр"(1948), Г. Тукайның "Исәндә калганнар" (1949), Фатих Хөснинең "сайланма әсәрләр" (1951), Һади Такташның "драмасы, хикәяләре һәм мәкаләләре" (1953), Әхмәт Фәйзи "Тукай" романы (1956) һәм башкалар.