“Тылсым” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан социаль хезмәт алучылар белән “Бакчачылык” хезмәт буенча тернәкләндерү кабинеты кысаларында чаралар үткәрелә.
Хезмәт буенча тернәкләндерү кабинеты эшчәнлеге гаиләләрне үзмәшгульлеккә һәм аларның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән. Дәресләр барышында үсемлекләрне утырту һәм тәрбияләү, аларны үстерү технологияләре буенча теоретик белемнәр һәм гамәли күнекмәләр формалаша.