Татарстанның атказанган табибы, профессор Рамил Хәбриев Кукмарада "Фатыйма" сәламәтлек үзәгенең эшчәнлеге белән танышты

2019 елның 5 августы, дүшәмбе

Очрашу бик җылы әңгәмә формасында үтте: һәркем үзен кызыксындырган сорауларын бирде, теләк-тәкъдимнәрен җиткерде

Хәтерләсәгез, моннан дүрт ел элек - 2015 елда якташыбыз, медицина, фармацевтика фәннәре докторы, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган табибы, профессор, Россия фәннәр академиясенең академигы Рамил Хәбриев үзенең әнисе - Туешта гомер кичереп, Кукмара үзәк дәваханәсендә 40 елга якын шәфкать туташы булып эшләгән Фатыйма Хисаметдинованың якты истәлегенә “Фатыйма” сәламәтлек үзәген төзеткән иде.

Шушы көннәрдә ул кабат әлеге үзәктә булып, аның эшчәнлеге белән танышты, кукмаралылар белән очрашты. Бу чарада Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, район башлыгы Сергей Димитриев, район үзәк дәваханәсенең баш табибы Равил Хәлиевлар да катнашты. Очрашу бик җылы әңгәмә формасында үтте: һәркем үзен кызыксындырган сорауларын бирде, теләк-тәкъдимнәрен җиткерде. Шулай ук өлкәннәр тарафыннан рәхмәт сүзләре дә күп яңгырады бу көнне.


фото: Алсу Гатауллина/ "Хезмәт даны"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International