Барлык мөрәҗәгатьләр алга таба карау өчен контрольгә алынды
Кукмара районында халык җыеннары дәвам итә. Бүген җыеннар Олыяз, Нырья һәм Каенсар авыл җирлекләрендә узды. Чара җанлы диалог форматында узды. Кешеләр үзләрен борчыган сорауларны турыдан-туры бирә, теләкләрен, фикерләрен җиткерә алдылар.
Авыл халкы белән очрашуга район башлыгы Сергей Димитриев, район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина һәм башкалар килгән иде.
Башкарылган эшләр буенча отчетлар белән авыл җирлекләре башлыклары чыгыш ясады.
Халык җыеннар вакытында хастаханәдәге чиратлар, авылларда почтальон һәм почта бүлекчәләре, маршрут автобусы, табиб булмау, борчыган сораулар белән дә уртаклашты. Шулай ук сөткә, социаль инфраструктурага, демографиягә һәм башка күп кенә темаларга кагылышлы сораулар да яңгырады.
Бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмады. Алар барысы да алга таба карау өчен контрольгә алынды.
фото: Алсу Гатауллина/ " Хезмәт даны"