Кукмара район мәдәният йортының" Калинка", "ЭВВА" вокаль ансамбльләре Алабуга шәһәрендә узган Спас ярминкәсендә катнаштылар. Коллективлар бәйрәмнең төп сәхнәсендә концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Ике ансамбль дә ярминкәдә катнашучы дипломнары белән бүләкләнде. Ансамбльнең чыгышы тамашачылар тарафыннан бик җылы кабул ителде.