Хәләл көч белән

2012 елның 6 сентябре, пәнҗешәмбе
Әйе, Туембаш халкы вакытын буш үткәрүчеләрдән түгел. Арасыннан җил үтмәслек итеп, тыгыз рәтләргә тезелгән 180ләп хуҗалык каралтылары, бу авылга хас итеп, таштан корылган капка баганалары, газ, суүткәргечләр белән челтәрләнгән авыл урамнары биредә уңган-булган халык яшәвен әйтеп тора. Гомергә итек басып, сатып, өязгә чыгып, балта чабып яшәгән туембашлыларның диндар, тәүфыйклы икәне билгеле.
-Безнең авыл хәмергә тискәре карашта. Кача-поса тоткалаучы өч-дүрт адәм заты бар микән? - диде бер танышым.
Үзгәреш җилләре исә башлау белән, районда беренчеләрдән булып, моннан 22 ел элек мәчет бинасын торгыза Туембаш халкы. Бу эшне башлап йөргән Мәгъсүт хәзрәтне мәдрәсә бинасын ачарга җыенган халык  еш искә алды ул көнне. Туембаш мәхәлләсе имам-хатыйбы Габделхәй хәзрәт:
-Мәчет ачылуга 8 карт намазга даими йөри башлаган идек. Тиз арада 20ләп булдык. Картлар ахирәткә күчә торгач, кем йөрер инде бу мәчеткә, дип офтана идек. Ходайга мең шөкер, башта Миннур абыстай, аннан соң Миләүшә ханымнар, аның ире Райнур тырышлыклары белән мәчеттә дини белем бирү нәтиҗәсе: хәзерге вакытта җомга намазына 90лап авылдашыбыз йөри, - дип сөенеп сөйләде.
Туембаш мәктәбендә 65 бала дөньяви белем ала икән. Сыйныф җитәкчеләре Гөлнара ханым Гарипова  килешле генә милли киемле ун баланың тантанага багышланган чыгышын тәкъдим итте ул көнне. Күренеп тора: мәчет-мәдрәсәгә беренче килүләре түгел сабыйларның!  Мәчет-мәдрәсәгә йөреп быел гына 90лап кеше дини белем алган, хәзер дә 40-50 шәкерт бар икән. Кукмарага кадәр барып йөрисе калмый бит. Хәер, Кукмара мәдрәсәсе мөдәррисе Рамил Курамшин әйтүенчә, башлангыч дини белем алганнар Кукмара мәдрәсәсендә укып, "мөгаллим", "имам-хатыйп" таныклыклары алып чыга алалар икән.
Район Советы рәисе урынбасары Равия Каримуллина быел гына Түбән Үрәс, Починок Кучук, Түбән Казаклар авылларында яңа мәчетләр төзелүенә, шуларга өстәп Туембашта да мәдрәсә бинасының калкуына, районыбыз халкының иманы нык, максаты изгедән булуына соклануын белдереп, туембашлыларның 600 мең сумга төшереп салынган мәдрәсәне фәкать үз көчләре белән башкарып чыгуларын ассызыклады.
Шулай да була бит:  кайбер җирдә изге ният белән дини йорт төзүгә алыналар да, авылдашларның гына көче җитмәве ачыклана. Мондый эшкә элек-электән хәлле кешеләр, байлар ярдәм кулы сузып килгән. Әмма бюджет акчасына өметләнү - алдан ук тәгаенләп бүлеп куелганны кемгәдер биреп, икенче берәүнең авызыннан өзү дигән сүз бит ул.
Туембашлылыр кабат-кабат җыйганнар иганәне һәм, ниһаять, үз теләкләренә ирештеләр. Тантанага килгән йөзләгән халыкка казаннар асып, коймаклар пешереп бәйрәм иттеләр алар. Мәдрәсәне төзүгә зур өлеш керткән авылдашларына, аерым хәйриячеләргә бүләкләр әзерләп тапшыруны авыл җирлеге башлыгы Илфат Гарипов башкарды.
Кукмара үзәк мәчете имам-хатыйбы Әхтәм хәзрәт, Яр Чаллы шәһәре, Балтач мәчетләре әһелләре мәдрәсәнең дини гыйлем нуры чәчеп торачагына сөенүләрен белдерделәр, уңышлар теләделәр. Мәмәширдән килгән кунак Миңсылу ханым бу тантана уңаеннан туган хисләрен шигъри юллар белән аңлатты, тантананы бик күркәм алып баручы Фәрит Хәләветдинов та шигъри җанлы зат булуын яшерә алмады.
-Кукмара ягы мәчетләр төзү, мәдрәсәләр ачуда күпләргә үрнәк булып тора, - диде Җәлил хәзрәт үз вәгазендә. - Сез дә инде бу мәчеткә генә сыймыйсыз. Туембаш халкының һәрберсе диярлек хәзерге мәчет кадәр ике зурлыктагы йортта тора. Иншалла, 180 йортлык авыл яңа мәчет салырга мөмкинлеге дә, теләге дә булуын раслады инде. Яңа мәчетне дә күрү насыйп булсын!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International