Остаханәгә экскурсия.

2019 елның 10 августы, шимбә

Кукмара муниципаль районының  мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен  “Шәфкать” тернәкләндерү  үзәгендә  һөнәри юнәлеш бирү кысаларында социаль хезмәт алучылар өчен «Артель» аяк киеме ремонтлау остаханәсенә экскурсия оештырылды.

             Остаханәдә балаларны аяк киеме ремонтлау остасы каршы алды.  Ул үз эшенең үзенчәлекләре турында сөйләде, балаларны аяк киеме төзекләндерергә  ярдәм итүче инструментлар, җиһазлар һәм материал белән таныштырды. Аяк киеме ремонтлау буенча төп операцияләрне күрсәтте: замок тегү, үкчәләрне ябыштыру, аяк киеме полировкалау һ.б.

   Зур кызыксыну белән балалар махсус станокта ачкычларның һәм домофоннар өчен чипларның дубликатларын ничек ясауларын күзәттеләр.

         Аяк киеме остасына  күп санлы сораулар бирү - экскурсиянең бик мавыктыргыч булуын дәлиләп тора.

         Бәлки, нәкъ менә шушы эчтәлекле экскурсиядән соң, балалар бу юнәлешне сайлап, үз эшенең остасы булыр.

   Хезмәт буенча инструктор: Борковских А. К.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International