«Янгынга каршы куркынычсызлыкны кисәтү чаралары»

2019 елның 10 августы, шимбә

«Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә балигъ булмаган балалы гаиләләргә һәм җитмеш яшьтән өлкән яшьтәге социаль хезмәт алучыларга янгынга каршы куркынычсызлыкны кисәтү максатыннан өйләренә йөреп чыктылар.

Йортларда белгечләр автоном янгын белдергечләр урнаштыра. Аларны урнаштыруга утыз алты гаилә һәм өч йөздән артык өлкән яшьтәге кешеләр мохтаҗ. Социаль хезмәт алучылар белән янгын куркынычсызлыгы турында инструктажлар, янгынга каршы датчикның эшләү  тәртибе, ашыгыч коткару хезмәте телефоннары турында әңгәмәләр үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International