11 август көнне Кукмара шәһәренең А.Булатов исемендәге паркында «Зилант» МБУ методистлары, Кукмара шәһәренең 8 нче «Ручеек» балалар бакчасы белән берлектә «Яшел Фитнес» дип исемләнгән җәйге ял сәгате үткәрделәр. Анда спорт мәктәбе укучылары һәм булачак спортчылар катнашты. Бу спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлдерелгән спорт хәрәкәте . Бу көнне паркта булган һәркем рәхәтләнеп уйнадылар, җырладылар, биеделәр. Чара ахырында флешмоб үткәрелде.