14 август көнне «Шәфкать» тернәкләндерү үзәгенә йорүче балалар балалар китапханәсенә чакырылды. Китапханәче Нурия Гайнетдинова ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган тарихи сәгать үткәрде. Ул балаларга республикабызның тарихы, традицияләре, гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте, Татарстанның хәзерге вакытта ничек үсеш алуы турында сөйләде. Балалар туган як турында «Кечкенә бөртектән» дип исемләнгән танып-белү викторинасында актив катнаштылар. Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.