Чираттагы акцияне “Ялкын” һәм «Форпост» үзәге белгечләре Кукмара шәһәренең Ворошилов урамы 12 нче йорт ишегалдында оештырдылар. Чара барышында балалар массакүләм хәрәкәтле уеннарда, уен-көлке, команда ярышларында актив катнаштылар. Соңыннан катнашучылар истәлекле бүләкләр алдылар, бик күп позитив һәм үз вакытларын урамда файдалы итеп үткәрделәр!