2019 елның 8 сентябрендә алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау булачак. Бу көнне сайлаучыларга тавыш бирергә һәм 5 елга 100 депутат сайларга туры киләчәк: 50се – бер мандатлы сайлау округлары буенча теркәлгән кандидатларның һәм 50се – кандидатларның республика исемлекләре составында күрсәткән сайлау берләшмәләре арасыннан.
Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә дуртйөз утыз бер социаль хезмәт алучы, аларның ике йөз илле тугызы өйдә тавыш бирәчәк, һәм йөз җитмеш ике кеше сайлау участогына чыгу белән тавыш бирәчәк.
Социаль хезмәт алучыларга булачак сайлаулар турында мәгълүмат бирелде. Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең, территориаль һәм участок сайлау комиссияләренең телефон номерлары язылган белешмәлекләр, шулай ук сайлау комиссияләре оештыра торган " кайнар элемтә» телефоннары таратылды.