14 сентябрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Арча районының Яңа Кырлай авылында «Ат көне»нә багышланган ат-спорт ярышлары узачак. Чараны тантаналы ачу 11.00.
Ярышлар 40, 80 һәм 120 километр дистанцияләрдә оештырылачак, приз фонды 200 меңнән 300 мең сумга кадәр. Чара кысаларында өлкәннәр һәм яшүсмерләр өчен төбәк һәм халыкара йөгерү, «авыл егетләре» ат чабышлары, «Аударыш» атларында көрәш буенча конкурс, арбага җигү тизлеге буенча конкурслар һәм иң үрнәк алып бару һ.б. планлаштырылган. Бәйрәмнең иң күркәм үзенчәлеге - татар токымыннан булган атлар чабышы.
Моннан тыш, мәдәни-күңел ачу программасы, Казан шәһәренең балалар ат спорты мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең күрсәтмә чыгышлары, чүкү буенча мастер-класс, авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсе, кайнар аш һәм концерт программасы оештырылачак.
Атларны яратучыларны яки ат спорты белән шөгыльләнүчеләрне ярышларда катнашырга һәм үзләрен күрсәтергә чакырабыз. Гаризалар 13 сентябрьгә кадәр түбәндәге телефоннар буенча кабул ителә:(843)279-29-20, 279-29-77 (88), 279-76-43 яки электрон адреска fkksrt@bk.ru.
Яңалыкларның татар версиясе: http://agro.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1552940.htm
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгы матбугат хезмәте