Ошь-Юмья авылы китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен "Таныш булыгыз: монда китаплар яши!» дип исемләнгән китапханә дәресе үтте. Китапханәче Лариса Семенова балаларга китапханә буенча экскурсия үткәрде, «Уку залы», «Абонемент», «Китап фонды», киштәләрдә китаплар куелышы, андагы кагыйдәләре белән таныштырды.