"Юл газабы - гүр газабы", - дип юкка гына әйтмиләр. Юлсызлык элек-электән авыл халкының үзәгенә үтте, хәзер дә кечкенә авылларда ул төп проблема булып санала. 27 хуҗалыклы Каенлыкка да кайчандыр күтәртелгән юл салынса да, аның инде күптән ремонт күргәне булмаган. Шуңа язгы-көзге пычракларда, кышкы бураннарда җиңел машина белән авылдан олы юлга кадәр чыгуның чын газапка тиң булуын күзаллавы кыен түгел. Хәзер исә аны санаулы минутлар эчендә үтәргә мөмкин. Төзүчеләр сыйфат ягын да кайгыртканнар.