2019 нчы елның 3 нче октябрендә «Олимп» урта гомуми белем бирү мәктәбендә» «хоккей» «тимераякта фигуралы шуу» бүлекчәләрендә тәрбияләнүчеләр тренерлар Сәйфетдинов Д. Ф.һәм Зыятдинова Л. Р. җитәкчелегендә балигъ булмаганнар арасында гаилә иминлеге һәм хокук бозуларны профилактикалау буенча әйдәп баручы белгечләр А. И. Габдуллина һәм М. Н. Гарифуллина белән очраштылар. Әңгәмә Балаларның юл-транспорт травматизмын кисәтү һәм юлларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен пропагандалауга юнәлтелгән иде. Шулай ук балалар социаль челтәрләргә йөрү кагыйдәләре белән таныштылар.