Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәһәрлеләрне традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләренә чакыра

2019 елның 4 октябре, җомга

Шимбә көнне, 5 октябрьдә, иртәнге 6дан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын Казан, Чаллы һәм Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура»сәүдә-ярминкә комплексы) ярминкәләргә арзан бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алырга чакыра. Шәһәр халкы ит, казылык продукциясе, төрле сөт, сыр, йомырка, яшелчә, бал, шикәр, он, ярма һәм Татарстан муниципаль районнарыннан китерелгән башка фермер продукциясен сатып ала алачак.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләренең адреслары һәм урыны белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында була.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International