"Иң яхшы авыл клубы һәм мәдәният йорты" республика конкурсының район туры җиңүчеләре – Пычак авыл клубы мөдире, Зур Кукмара, Түбән Өскебаш, Кәркәүч мәдәният йортлары директорлары Балтач районында узган зона этабында катнаштылар

2019 елның 7 октябре, дүшәмбе

4 октябрьдә, "Иң яхшы авыл клубы һәм мәдәният йорты" республика конкурсының район туры җиңүчеләре – Пычак авыл клубы мөдире, Зур Кукмара, Түбән Өскебаш, Кәркәүч мәдәният йортлары директорлары Балтач районында узган зона этабында катнаштылар. Конкурс 3 этапта узды: мәдәни-ял итү учреждениесе эшчәнлеге турында папка-портфолио бирү; филиал җитәкчесен яки хезмәткәрен телдән яклау; иҗади номер. Өстәмә рәвештә мәдәният хезмәткәрләре жюри әгъзаларын КДУның эш документлары белән таныштырдылар. Безнең катнашучылар конкурста барлык этапларны да уңышлы үтәделәр.
Хәзер нәтиҗәләрне генә көтәсе кала, уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International