Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
Алар - безнең яклаучылар
2012 елның 4 октябре, пәнҗешәмбе
ТР Эчке эшләр бүлеге министры боерыгы нигезендә кварталга бер тапкыр уздырыла торган әлеге чарага һәркем тиешле хәзерлек белән килгән иде: тигез итеп сафка тезелгән хезмәткәрләрнең формалары ялт итеп тора, бер-бер артлы урнаштырылган автомобильләрендә дә бер тузан әсәре күренми. Бу көнне мәйдан аша узучыларның күзе нәкъ менә аларда булды, дисәк тә ялгышмабыз. Стройга тезелүчеләр таралганнан соң да: "Кукмарада бу хәтле полиция хезмәткәре эшлидер дип уйламаган идем", - диючеләр шактый иде.
-Әлеге чара җәмәгатьчелекне хокук тәртибенең нинди көчләр тәэмин итүен күрсәтүне төп максат итеп куя, - ди бүлек начальнигы, полиция полковнигы З.Гарәфиев. - Хокук сагында торучы башкалардан үзенең тышкы кыяфәте, матур итеп аралаша белүе, акыллы фикер йөртүе белән дә аерылып торырга тиеш. Без тәүлек дәвамында халыкка ярдәмгә килергә әзер. Полиция хезмәткәрләренә ышаныч булганда гына тиешле нәтиҗәләргә ирешү мөмкин. Гарнизон разводында строй гына тикшерелми, хезмәт итү чорында үзләрен бик яхшы яктан күрсәтүчеләрне дә бүләклибез. Җинаятьләрне ачуда, иминлекне тәэмин итүдә аеруча тырышып эшләүчеләр бүлектә шактый. Аларны халыкның белергә һәм күрергә, әлбәттә, хакы бар.
Полициянең участок уполномоченные И.Шәфигуллин да әнә шундыйлардан. Үзенең фидакарь хезмәте өчен гарнизон разводында күкрәк билгесе белән бүләкләнде ул.
Бүгенге көндә республика күләмендә бара торган акция һәм операцияләр белән танышкач, җинаятьләрне эзләү бүлеге начальнигы И.Әхәтов эзләнүдә булган затлар, урланган автомобильләр хакында сөйләде. Полиция начальнигының җәмәгатьчелек хокук тәртибен саклау буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Л.Закировның комплекслы рейдка булган өндәмәләрен алган һәр хезмәткәр разводтан соң үз юнәлеше буенча эш урыннарына юл тотты.
Алсу ИДРИСОВА, Рамиль ХАЙРУЛЛИН (фото)
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
апрель, 2026 ел
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз