Милләтләр кроссы - 2012

2012 елның 4 октябре, пәнҗешәмбе
Кукмарада яшәүче Шакир абый ветеран спортчы икән. Гомер буе чаңгыда җилдергән, районда гына түгел, республика күләмендә  узган ярышларда да сынатмаган.
-Узган елгы кросста мин дә чапкан идем, быел, нишләптер, катнашасы итмәдем, яшь тә бара бит, - ди ул.
Район яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе Ягъфәр Зыятдиновның чыгышыннан соң, ярышка старт бирелде. Бер чакрым араны иң элек кечкенәләр, алга таба яшүсмерләр һәм өлкәннәр үтте. 2001 елгы һәм кечкенәрәк кызлар арасында беренче булып Е.Гарашина килде, малайлардан исә быел да беренчелекне Н.Николаев алды. Никита җиңел атлетикадан тыш, баскетбол, волейбол, футбол белән кызыксына. "Спортны бик яратам. Дәресләрдән соң тизрәк спорт залына ашыгам. Йөгерүнең сәламәтлеккә файдасы аеруча зур", - ди ул.
1999-2000 елгы яшүсмерләр арасында беренче урында: К.Сәйфетдинов, А.Галиуллина;
1997-1998 елгылар: Р.Шәрипов, Ф.Гарифуллина;
1995-1996 елгылар: Э.Назаров, А.Исаева;
яшьләр (18-20 яшь): А.Рыбин;
хатын-кызлар: Л.Габдрахманова;
ир-егетләр: И.Халәпов;
ветераннар (40 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр): Р.Гыйлаев, И.Ирбульдина;
ветераннар (50 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр): В.Сәйфетдинов, В.Борисова.
Җиңүчеләргә Мактау грамоталары, акчалата бүләкләр тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International