Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
Бер күрешү - үзе бер гомер
2012 елның 4 октябре, пәнҗешәмбе
-Ярый әле шушындый чаралар үткәрелә, югыйсә, тагын кайчан шулай бергә җыела алыр идек, - диделәр өлкәннәр, бәйрәм хуҗаларына рәхмәтләрен белдереп.
Ә дүшәмбе көнне бирегә бер төркем сугыш һәм тыл, хезмәт ветераннары, урыннардагы ветераннар советы рәисләре чакырылган иде. Иң элек алар район үзәк дәваханәсенең ремонттан соң яңа куллануга тапшырылган кабул итү бүлегендә, поселокның Гафиятуллин урамында төзелә торган күпфатирлы йортлар янында, яңа фельдшер-акушерлык пунктында, "Восток" хуҗалыгында сафка басучы мега-фермада, Янилдә урнашкан Кукмара аграр көллиятендә, Ядегәр клубында булып, соңгы елларда районда башкарылган эшләр, яңалыклар белән таныштылар. Аннан соң очрашу чәй өстәле артында дәвам итте.
Бирегә җыелучыларның һәркайсы - зур тормыш юлы үтеп, бай тәҗрибә туплаган, халык хуҗалыгының төрле тармакларында хезмәт куйган кешеләр. Хәзер дә яшь буынга тәрбия бирү, гаилә җылысын, барлык туганлык, кан-кардәшлек бәйләнешләрен саклауга куйган тырышлыклары бәһасез. Күбесе әле дә актив тормыш рәвеше алып барып, мәдәни чараларда, спорт ярышларында, очрашуларда катнашалар, һәрбер яңалыктан хәбәрдар булып яшиләр.
-Без сезнең белән горурланабыз, һәрвакыт акыллы киңәшләрегезгә таянабыз. Районның бүгенге уңышларында сезнең дә өлешегез зур, - диде район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, очрашуны ачып җибәреп һәм ветераннар хәрәкәтендә актив катнашкан бер төркем өлкәннәрне - Римма Әхмәдиева, Миндрахман Гарифуллин, Фәиз Якупов, Нуретдин Фәләхов, Михаил Шакиров, Леонид Харжавин, Галия Гыйниятуллина, Нәзир Бариев, Миннәхмәт Зәкиев, Мәүлит Гатауллин, Риза Галинны район Советының Мактау кәгазьләре белән бүләкләде.
Очрашуда зур кунаклар да катнашып, өлкән буынга үзләренең хөрмәтләрен, рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Атлас кызы Ратникова бәйрәмгә буш кул белән килмәгән: элеккеге елларда төрле җаваплы урыннарда эшләп, район тарихында якты эз калдырган ветераннарга истәлек бүләкләре тапшырды.
-Бүген өлкәннәр көне генә түгел, бу зирәклек, сабырлык, киң күңеллек тә көне, чөнки әлеге сыйфатларның барысы да сезгә хас. Нинди генә авырлыклар күрмәдегез, әмма сынатмадыгыз, барыр кыйблагыздан тайпылмадыгыз. Сезнең алда без баш иябез, - дип мөрәҗәгать итте ветераннарга ТР Дәүләт торак инспекциясе начальнигы Сергей Крайнов.
Әйтелгән җылы сүзләргә районыбызның җырга-моңга оста үзешчән артистларының чыгышлары да өстәлде. Мондый очрашулар киләчәктә дә насыйп булсын.
Г.ШӘРИПОВА. Ф.ЗӘЙНУЛЛИН фотосы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
апрель, 2026 ел
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз