ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү чараларын тормышка ашыру кысаларында Югары Күзмис авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән “Минем Республикам – Ватанның бер өлеше” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Балалар республиканың мөһим дәүләт символлары, истәлекле урыннары һәм танылган кешеләрнең биографияләре белән таныштылар. Чара барышында балалар табигатькә, экологиягә, мәдәнияткә һәм туган як тарихына багышланган сорауларга җавап бирделәр.