Тематик сәгать "Гомер учагы"

2019 елның 11 октябре, җомга

10 октябрь көнне халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Кукмара үзәк китапханә китапханәчесе Салимова Тәскирә Харис кызы “Наз” халыкка социаль  ярдәм күрсәтү үзәгенә йөрүче пенсионерлар өчен «Гомер учагы» дигән тематик сәгать үткәрде. Чара барышында өлкәннәргә яхшы, матур теләкләр яңгырады. Шулай ук әлеге бәйрәмнең килеп чыгышы, өлкәннәр өчен файдалы газета-журналлар белән таныштылар. Кичә якташ язучыларыбызның шигырьләре һәм моңлы җырлары белән үрелеп барды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International