«Могҗизалы шигърият» әдәби сәгать

2019 елның 11 октябре, җомга

Пенза өлкә китапханәсе тарафыннан «Китапханәдә Лермонтов шигърияте көннәре» дип исемләнгән VII төбәкара акция кысаларында балалар китапханәсе хезмәткәре Хафизова Гөлфия «Могҗизалы гений шигърияте»  дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде.

Балалар шагыйрьнең тормышындагы төп вакыйгалар турында презентация карадылар, аның балачагы  белән таныштылар. Аннан соң балалар шагыйрьнең «көз», «җилкән», «яз», «болыт», «Бородино» һ.б. шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. Балаларда «Парус поэзии» дип исемләнгән китап күргәзмәсе зур кызыксыну уятты, анда шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында әдәбият, аның әсәрләре тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International