Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шәфкать” тернәкләндерү  үзәгендә  «Өлкәннәр декадасы» кысаларында социаль хезмәтләрдән файдаланучы балалар өчен спорт көне  оештырылды.

2019 елның 12 октябре, шимбә

           Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шәфкать” тернәкләндерү  үзәгендә  «Өлкәннәр декадасы» кысаларында социаль хезмәтләрдән файдаланучы балалар өчен спорт көне  оештырылды.

          Программа бик кызыклы  булды: спорт уеннары, төрле биремнәр белән үрелеп барды. Балалар ике командага бүленделәр.

         Бу ярышларда балалар җиңүгә омтылыш, максатчанлык күрсәттеләр. Һәркем җиңүгә омтылса да, алар дуслык һәм ярдәм турында онытмадылар. Өлкәннәр дә читтә калмады: алар төрле уеннарда, ярышларда катнаштылар һәм ике командага да көч биреп тордылар.

         Чара ахырында «әби-бабайлар өчен бүләк» дигән иҗади бәйге оештырылды. Балалар җиде таҗлы чәчәкләр ясадылар һәм һәр таҗга үзләренең әби-бабайларына булган  изге теләкләрен яздылар.

         Чара бик мавыктыргыч һәм күңелле килеп чыкты. Балалар да, өлкәннәр дә уңай эмоцияләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International