Мөхтәрәм кунакларны көткәндә Янсыбыдан 60 ел элек бәхет эзләп чыгып киткән, хәзер Красная Поляна шәһәре имам-хатыйбы Габделәхәт хәзрәт авылдашларының сөенечен уртаклашып, гыйбрәтле вәгазь сөйләде. Тантананы Коръән аятен укып башлаган Кукмара үзәк мәчете имам-хатыйбы Әхтәм хәзрәт җыелган халыкны мәчеткә шушы көндә килгән шикелле бердәм йөрергә чакырды. Район Советы рәисенең беренче урынбасары Равия Абдулла кызы быел гына да районда дүрт мәчет, бер мәдрәсә төзелеп сафка басуын горурланып бәян итте.
