Вахит авылы китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары белән “Шәфкатьлелек бизи кешене” дип исемләнгән сыйныф сәгате үтте. Чарада балалар җәмгыятьтәге әхлак кагыйдәләре, яхшылык, изгелек һәм шәфкатьлелек әхлак нормалары белән таныштылар.