Ядегер авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән “Инсафлының теле саф” исемендә уен- дәрес үткәрде.Чара Х.Халиковның “Әдәпле малай” шигыре белән башланып китте. Дәрес барышында нинди бала әдәпле, инсафлы була, соравына җаваплар табылды. Укучылар әдәплелек кагыйдәләренә кагылышлы мәсьәләләрне дә дөрес чиштеләр. “Ярый-ярамый” уенында да да теләп катнаштылар.