«Кубок Добрый лед» ярышларының төбәкара этабы узды

2019 елның 14 октябре, дүшәмбе

2019 елның 10-13 октябрендә Губаха шәһәрендә, Пермь крае, 2008 елда  туган балалар  командалары  арасында «Кубок Добрый лед» ярышларының төбәкара этабы узды.

    Татарстан Республикасы  данын  Кукмара шәһәренең «Олимп» һәм Арча шәһәренең «Драконы» командалары  яклады. Ярышларда  12 команда катнашты.

    Турнир  кысаларында  яшь спортчыларны, матчлар программасыннан тыш, бик күп күңел ачу чаралары  көтте. Балалар хоккей, Хач тавы һәм ландшафт урыннарында булдылар, А.В. Тарасов турында  документаль фильм карадылар, «Күңелле стартлар» ярышларында  катнаштылар.

   Турнир нәтиҗәләре буенча тренер Т.М. Нурмөхәммәтов  җитәкчелегендә безнең «Олимп» командасы  4 нче урынны  яулады.

 «Иң яхшы һөҗүмче» номинациясендә Гәрәев Фәннур танылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International