Кукмара районы делегациясе эш визиты белән Беларусь Республикасында булды.

2019 елның 19 октябре, шимбә

15-17 октябрь көннәрендә район башлыгы Сергей Димитриев җитәкчелегендәге Кукмара районы делегациясе эш визиты белән Беларусь Республикасында булды. Беренче очрашу Беларусь Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелеге, Кукмара районы агросәнәгать комплексының торышы турында презентация белән узды.

Могилев шәһәрендә Могилев өлкә башкарма комитеты рәисе урынбасары Руслан Страхар белән очрашу узды. Район җитәкчелеге, авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать предприятиеләре, мәгариф учреждениеләре вәкилләре кергән Кукмара районы делегациясе Могилев өлкәсенэ беренче визит танышу характерында булуга карамастан, яклар эшчәнлекнең берничә юнәлеше: авыл хуҗалыгы, эшкәртү сәнәгате, мәгариф буенча тыгыз бәйләнешне җайга салырга әзер булуларын белдерделәр. Шулай ук төбәкләрнең берсендә селекция үзәге булдыру, сөт эшкәртү һәм авыл хуҗалыгы техникасын җыю буенча уртак предприятиеләр булдыру мөмкинлеген өйрәнү турында да килешенде.

Хезмәттәшлекнең перспектив планнары турында фикер алышу барышында мәдәният өлкәсендә үзара хезмәттәшлек итәргә әзер булу, шулай ук төбәкара дәрәҗәдә товар әйләнеше күләмен арттыру өчен элемтәләр спектрын киңәйтергә кирәклеге әйтелде. Руслан Страхар мәгълүматы буенча, Могилев өлкәсе һәм Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлекнең әлеге күрсәткече соңгы биш ел дәвамында үсеш тенденциясен күрсәтә. Агымдагы елның сигез ае нәтиҗәләре буенча да төбәкләр арасында экспорт һәм импорт күләмнәрен арттыруга ирешелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International