Районыбызның һәм татар авылларының татар мәктәпләрендә бөтен дөнья “Татарча диктант” акциясендә мәдәният хезмәткәрләре үз теләге белән катнашып, татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карады.
Акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү.