Березняк мәдәният йортында "Татар егете - 2019" батырлык һәм сәләт бәйгесенең 2 нче зона туры булып узды.
Бәйгедә: Березняк, Нырты, Каенсар, Өркеш, Түбән Өскебаш, Күкшел, Туенбаш, Каркауч җирлекләреннән килгән егетләр көч сынашты.
Бәйге: сәламләу, иҗади чыгыш, һөнәр, татар әкияте герое өлешләреннән торды. Күкшелдән Хаматдинов Алмас финалга үтеп диплом һәм генераль спонсорабыз Кукмара метал савыт-сабалар заводының истәлекле бүләге белән буләкләнде