2019 елның 19 октябрендә Казан шәһәре Үзәк стадионының футбол-җиңел атлетика манежында " ГТО без границ» спорт фестивале узды. Чара барышында фестивальдә катнашучылар ГТО нормативларын тапшырдылар. «Хезмәткә һәм оборонага әзер» комплексының җайлаштырылган сынаулары арасында кыска һәм озын дистанцияләргә йөгерү, тартылу, сыгылу, тупны максатка ыргыту, каршылыклар полосасы һәм башкалар бар иде. Моннан тыш, барлык теләүчеләр дә төрле мастер-классларда катнаша алдылар.