19 октябрь көнне бөтен дөнья буенча дүртенче тапкыр "Татарча диктант" дип аталган белем бирү акциясе узды. Исегезгә төшерәбез, ул ирекле һәм түләүсез нигездә үткәрелә, дөрес итеп язылган, әдәби татар телен белүгә кызыксынуны арттыруга юнәлдерелгән һәм орфографик һәм грамматик кагыйдәләрнең белем дәрәҗәсен тикшерергә мөмкинлек бирә.
Кукмарада да бөтендөнья акциясенә кушылдылар. Һәр теләгән кеше үз көчен диктантта бушлай сынап карый алды. Быел язу өчен Роберт Миңнуллинның "Мин кулыма китап алам"әсәреннән өзек сайланды.
"Татарча диктант" акциясе Кукмара районының барлык белем бирү мәйданчыкларында узды. Яшьләр дә, өлкән буын вәкилләренең дә актив катнашулары сөендерә. Диктантны барлыгы Кукмара районында яшәүче 2,5 меңгә якын кеше язган. Нәтиҗәләр язылганнан соң 30 көн эчендә билгеле булачак."- дип сөйләде безгә акцияне Кукмара районы буенча оештыручы Алия Шәймәрданова.