Икмәк - дөньяда иң әһәмиятле ризыкларның берсе, тормышыбызның бер генә көне дә аннан башка узмыйдыр мөгаен. Шуңа күрә аның үз бәйрәме – бөтендөнья Икмәк көне булуы гаҗәп тә түгел, ул ел саен 16 октябрьдә билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм уңаеннан Кукмара муниципаль районының Мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» тернәкләндерү үзәгендә «Кечкенә бөртек бүләге» дип исемләнгән чара узды. Әлеге чараның максаты – балаларны ипинең кайдан килеп чыгуы белән таныштыру иде.
Тәрбияче балаларны икмәк җитештерүнең һәр этабы белән таныштырды, бөртек чәчү өчен җирне эшкәртүдән башлап мичтә икмәк пешергәнчегә кадәр. Чара җырлар һәм табышмаклар белән үрелеп барды, ә ахырда балалар әлеге темага иллюстрацияләр әзерләделәр.
Тәрбияче Абдулахатова Ф. Г.