Район мәдәният йортында "Татар егете - 2019" бәйгесенең финалы узды

2019 елның 28 октябре, дүшәмбе

Район мәдәният йортында "Татар егете - 2019" бәйгесенең финалы узды. 
Анда  Күкшел, Зур Кукмара, Вахит җирлекләреннән һәм Купка авылыннан килгән ир-егетләр көч сынашты. Бәйге сәламләү, иҗади чыгыш, һөнәр, татар халык әкияте герое, сорау -җавап дигән өлешләрдән торды. Вахиттән Рамазан Мотигуллин җиңү яулады. Республика данын якларга Төмән шәһәренә юллама алып, матур түбәтәй, диплом һәм Кукмара металл савыт-сабалар зоводынын истәлекле бүләге белән буләкләнде.  Шулай ук калган егетләрдә үзләренә лаеклы номицалияләрдә җиңу яуладылар: "Зирәк егет" - Купкадан Ранис Галимов, "Сәләтле егет" Зур Кукмарадан Инсаф Халяутдинов, "Уңган егет" Күкшелдән Хаматдинов Алмас. Аларга да диплом һәм истәлек бүләкләр тапшырылды.

Форсаттан файдаланып, шушы бәйгенең генераль спонсоры Кукмара металл савыт - савабалар заводының генераль директоры Заһидуллин Азат Ясави улына зур рәхмәтебезне җидкезәбез. Аңа сәламәтлек, гаилә тигезлеге, уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International