2019 елның 27 октябрь көнне «Зилант» спорт комплексында 2007-2008 елгы кызлар арасында волейбол буенча ООО «Намус Плюс» призларына спорт ветераннары хөрмәтенә Кукмара муниципаль районының ачык беренчелеге булып узды.

2019 елның 28 октябре, дүшәмбе

2019 елның 27 октябрь көнне «Зилант» спорт комплексында 2007-2008 елгы кызлар арасында волейбол буенча ООО «Намус Плюс» призларына спорт ветераннары хөрмәтенә Кукмара муниципаль районының ачык беренчелеге булып узды. Ачылу тантанасында ветераннарны хөрмәтләү булды: алар адресына бик күп җылы сүзләр әйтелде һәм ООО «Намус Плюс»тан бүләкләр тапшырылды. Беренчелектә 7 команда катнашты: Арча, Буа, Кукмара, Менделеевск, Можга, Теләче, Уржум. Кукмара командасы җиңүче булды , 2 һәм 3 урыннарны Арча һәм Буа командалары бүлеште. Җиңүче һәм призер командалар кубок, грамота һәм медальләр белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International