2019 елның 25-26 октябрендә Димитровград шәһәрендә «Зилант» спорт мәктәбе спортчысы Айрат Шәңгәрәев Михаил Юнкомович Дерябин истәлегенә багышланган XI Бөтенроссия самбо ярышларында катнашты , 82 кг авырлык категориясендә бронза призер булды. Марес Илсур улы һәм Айрат Шәңгәрәевне яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз һәм киләчәктә спортта уңышлар телибез.