25 октябрь көнне Кукмара балалар сәнгать мәктәбендә музыка бүлеге укучылары арасында фортепиано этюдларын иң яхшы башкаруга "Виртуоз" дип исемләнгән мәктәп конкурсы булып узды.

2019 елның 29 октябре, сишәмбе

25 октябрь көнне Кукмара балалар сәнгать мәктәбендә музыка бүлеге укучылары арасында фортепиано этюдларын иң яхшы башкаруга "Виртуоз" дип исемләнгән мәктәп конкурсы булып узды. Конкурс укучыларга иҗади үсеш өчен мөмкинлекләр тудыру максатыннан үткәрелде.  Мәктәп эчендәге этюдларны иң яхшы башкаруга конкурс 2-4 сыйныф укучылары арасында техник зачет кысаларында, "сукыр тыңлау"режимында үткәрелде.  Конкурска йомгак һәр яшь категориясендә ясалды. 

   2 нче сыйныф

    Базгутдинова Алия - 1 урын 

    Гарифуллина Алия – 1 урын

   3 нче сыйныф

    Миңнеханова Мәдинә-1 урын

    Галиев Самат – 1 урын

    Фәтхуллина – 2 урын

    Иванова Дарина-3 урын

   4 сыйныф

     Кашапов Булат - 1 урын

     Иванова Ольга - 1 урын

     Муллагалиева Диләрә - 1 урын

     Хантимирова Рисана - 2 урын

     Хаҗиева Алинә-2 урын. 

  Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International