29 октябрь көнне балалар китапханәсендә Ч.Т. Айтматов исемендәге 1 нче номерлы Гимназиянең 1б сыйныф укучылары кунакта булдылар. Китапханәче Алсу Баһавиева «Китапханәгә рәхим итегез!» дип исемләнгән экскурсия-танышу үткәрде. Беренче сыйныф укучылары китап дөньясына сәяхәт ясады: уен формасында китапханәдән файдалануның төп кагыйдәләре белән танышты, китапларны ничек сайларга, абонемент һәм уку залында үзеңне ничек тотарга. Балалар әкиятләр буенча әзерләнгән викторина сорауларына дөрес итеп җавап бирделәр. Алсу Расим кызы иң кызыклы китапларга күзәтү үткәрде: балаларга иң зур һәм кечкенә китаплар, китап-уенчыклар, энциклопедияләр күрсәтте. Чара мультфильмнар карау белән тәмамланды.