Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә балаларга һөнәри юнәлеш бирүгә зур игътибар бирелә.
Уен методларын куллану иҗади потенциалны ачу, командада эшли белү, һөнәри өстенлекләрне билгеләү, үз сайлавыңны дәлилләү кебек төрле бурычларны уңышлы хәл итәргә мөмкинлек бирә.
"Һөнәр сайлау компасы» уены яшүсмерләр яшендәге балалар өчен билгеләнгән. Уенның өстенлеге-әзер күнегүләр, уңайлы карталар булу, алар бинада гына түгел, табигатьтә дә кулланылырга мөмкин.
Уен барышында балалар хәзерге һәм киләчәк эшчәнлектәге ситуацияләрне модельләштерә, теге яки бу эшкә карата эчке ихтыяҗларын һәм өстенлекләрен күрсәтә алалар. Бу уен яшүсмернең кызыксыну дәрәҗәсен бәяләргә һәм билгеле бер һөнәрне гамәлгә ашыру ысулларын табарга ярдәм итә.
Психолог Юсупова Дания Хәсән кызы