30 октябрь көнне АНО «ЦСП “Наз” га йөрүчеләр өчен китапханәче Салимова Тәскирә Харис кызы, якташ язучы Й.Хәнәфиевның «Сөеник бәхетле көннәргә» исемле китабы чыгу уңаеннан, “Каләмдәш дус” дигән әдәби сәгать үткәрде. Катнашучылар зур кызыксыну белән авторның тормыш юлы, иҗаты турында, язучының матур шигырьләрен зур кызыксыну белән тыңладылар. Йосыф Хәнәфиев бик җор телле, оста сөләүче, шуңа күрә аны бик теләп тыңладылар. Шулай ук әлеге чарада “Салават күпере” иҗат берләшмәсенә йөрүчеләр дә катнашты. Рашит Миннегалиев, Рафилә Фаттаховалар язучыны китабы чыгу белән котладылар һәм үзләренең шигырьләрен укыдылар. Моңлы җырчыбыз Юнысова Альфинур ханым үзенең матур җырларын башкарды.