Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
Урта Комар - клублы, Березняк бакчалы булды
2012 елның 16 октябре, сишәмбе
Бу проблема урта комарлыларга гына хас түгел, мәдәният учагы турында хыялланып яшәүче авыллар республика буенча шактый җыела. Шушы мәсьәләне уңай хәл итү өчен быел республикада "Авыл торак пунктларына - 100 клуб" программасы старт алды. Аның нигезендә ел дәвамында 46 күпфункцияле үзәкләр сафка бастырылды, әлеге төзелешләргә 500 миллион сум акча сарыф ителде.
Бәхет елмайган шушы авыллар исемлегенә Урта Комарның кертелүе район өчен зур сөенеч булды. Әнә, аларның шатлыгын уртаклашу өчен, мәдәният йорты ачылган тантанага районның төрле авылларыннан милләттәшләре - удмурт фольклор коллективлары җыелган. Милли киемнәр, сәхнәдә үз-үзләрен тотышлары, башкару осталыклары һич кенә дә профессионал артистлардан калышырлык түгел. Чын бәйрәм рухы хөкем сөрде ул көнне. Авыл халкы мондый тамашага нык сусаган иде: һәр чыгыш алкышларга күмелеп барды.
Тантанада башкалабыздан килгән олы кунаклар - ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Дәүләт торак инспекциясе начальнигы Сергей Крайнов, район җитәкчеләре катнашты.
-Көтеп алынган мәдәният үзәге бу, биредә ял итү, үзешчән сәнгатьне үстерү, талантларны барлау өчен менә дигән мөмкинлекләр бар. Клуб буш тормас, авыл халкына игелекле хезмәт итәр дип өметләнәбез, - диде район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, клуб ачылуга хәер-фатыйхасын биреп.
ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Атлас кызы да урта комарлыларны шушы истәлекле вакыйга белән котлады:
-Республикабызда социаль мәсьәләләрне хәл итү беренче чиратта тора. Торак пунктларда клублар төзелүне республика җитәкчелегенең авылларга йөз белән борылуы дип аңларга кирәк. Авылыгыз бик матур урында урашкан. Әгәр анда белем алу, күңел ачу, ял итү өчен мөмкинлекләр, башка социаль объектлар бар икән, яшьләр дә читкә бәхет эзләп китмәсләр. Авыл яшәсә, милләт тә сакланыр, дәүләтебез дә нык булыр, - диде ул.
Мәдәният йорты бик кыска срокларда сафка бастырылды. Расих Шакиров җитәкчелегендәге "Промкомбинат" оешмасы аны май аенда төзүгә керешкән иде. Проект буенча җиренә җиткереп, зәвык белән эшләнде, җылылык мәсьәләсе хәл ителде. 300 урынга исәпләнгән тамаша залын спорт мәйданчыгы буларак та файдаланырга мөмкин. Китапханәгә дә урын табылган. Яңа җиһазлар, пәрдәләр, гөлләр, стеналарда элмә такталарда бәйрәм күренешләре - кыскасы, менә дигән уңайлы, матур мәдәният учагы бу. Андагы ут беркайчан да сүнмәсен, җылысы үзләренә дә, күрше авыллар халкына да җитәрлек булсын. Удмуртлар - бик тырыш, эшчән халык. Эшли дә, ял итә дә беләләр. Авылда мәдәни тормыш тагын да җанланыр, милли гореф-гадәтләр яңартылыр дип өметләнәбез.
"Промкомбинат" оешмасы төзүчеләре, мәдәният йортын сафка бастыру белән беррәттән, Березнякта да зур эш башкардылар. Бу авылда менә дигән урта мәктәп тә, клуб та бар, әмма балалар бакчасы бик искергән иде. Республика, район җитәкчелегенең тырышлыгы белән биредә дә әлеге мәсьәлә уңай хәл ителде. Урта мәктәп бинасында элек башлангыч сыйныфлар урнашкан бүлмәләрне үзгәртеп корып, аларга 20 урынга исәпләнгән "Чулпан" балалар бакчасы урнаштырылды. Березняк урта мәктәбе 2006 елда беренче тапкыр укучыларны кабул итсә дә, әле кичә генә куллануга тапшырылган кебек: бөтен җире ялт иткән. Территориясендә бер чүп күрмәссең, җәйге, көзге айларда чәчәкләргә күмелеп утыра. Ишегалдында нәниләр өчен уен мәйданчыгына да урын табылган. Бүлмәләр дә бик уңайлы, җылы, якты. Киләчәктә биредә сабыйларның шат тавышлары тынмасмы дип борчыласы юк: быел гына да авылда 15 бала дөньяга килгән.
Соңгы берничә елда районыбызда мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләр белән тәэмин ителешне яхшырту юнәлешендә күләмле эш башкарылды. Башка төр социаль объектлар төзелешенең дә тукталып торганы юк. Аларны куллануга тапшыру белән бәйле күңелле мизгелләр еш кабатлансын иде.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
апрель, 2026 ел
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
Каримәбызда — бронза!
Кәрима Шайдуллина Татарстан Беренчелегендә йөзү буенча 100 метрга баттерфляй дистанциясендә өченче урынны яулады. Бу Кукмара районының яшь спортчысы өчен беренче җитди уңыш.
Безнең тренер — Россиянең иң яхшылары арасында!
11 апрельдә Казанда самбо буенча Бөтенроссия ярышлары узды. «Зилант» спорт мәктәбенең тренер-укытучысы Альберт Шангараев мактаулы 2-нче урынны яулады. Бу барлык тәрбияләнүчеләр өчен үрнәк.
Безнең шахматчылар — Татарстанның иң көчлеләре арасында!
10-12 апрель көннәрендә Яр Чаллыда республиканың команда чемпионаты узды. Кукмара районының хатын-кызлар җыелма командасы алтын медаль яулады, ир-атлар командасы — көмеш. Котлыйбыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз