1 ноябрь көнне Кукмара шәһәре мәдәният йортында "Кешеләргә һәм җиргә мәхәббәт белән" дип исемләнгән халык иҗаты шәһәр фестиваленең Гала концерты узды. Гала концерт программасында шәһәрнең иң яхшы коллективлары чыгыш ясады. Фестивальнең барлык шартларын үтәгән коллективларга Лауреат дипломнары һәм сертификатлар тапшырылды.